🍀ЗИРАТКА КЕРГӘНДӘ, анда яткан мәрхүмнәрне искә алып, дога кылалар. Ул дога түбәндәгечә кылына: 🍀Әссәләәмү гәләйкүм, әһләд дийәри минәл мүьминиинә үәл мүслимииин. Үә иннәәә ин шәәә Аллаааһу бикүм ләәхикуунә әнтүм ләнәә фәрату үә нәхнү ләкүм тәбәгүн-нәсьәлүл-лааһәл гәәфийәтә ләнәә үә ләкүм” 🍀КӘБЕР ЯНЫНДА укыла торган догалар; 🍀Зиратта Коръән сүрәләре укырга һәм үлгәннәр өчен дога кылырга кирәк. Гадәттә, анда “Әл Мүлк” (Тәбәрәк) сүрәсе укыла, ләкин башка сүрәләрне укып дога кыларга да мөмкин. 🍀Иң яхшысы, кыска сүрәләрдән бер тапкыр “Фатиха” һәм өч тапкыр “Ихлас” сүрәсен укып дога кылу. Коръән аятләре укыганнан соң түбәндәгечә дога кылына: 🍀Зиратта әрвахларга дога кылу “Йа, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган Коръән аятьләрен укыгандагы хата-кимчелекләрне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасыйл булган әҗер-савапларын иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм)нең һәм аның гаиләсенең, атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух шәрифләренә ирештер. 🍀Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, тәбигыйннәрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә, мөслим-мөслимәләрнең рух шәрифләренә ирештер. 🍀Шушы зиратта мәрхүм-мәрхүмә булып яткан барча мөселман кардәшләребезнең рух шәрифләренә ирештер. Һәм шушы кабердә яткан (исемен әйтеп фәлән улы (кызы) фәләннең) рухларына ирештереп рухларын шат кыл, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу ит, кылган изгелекләрен арттырып кабуллардан кыл. Урынын җәннәтләрдә насыйп ит. 🍀Шулай ук (әти-әни вафат икән, аларга багышларга) җиде буынга кадәр миннән догага өмет иткән барча әрвахларның рух шәрифләренә ирештер. Аларның урыннары җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла. 🍀Аларның каберләрен нурлы кыл, хисапларын җиңел ит, яткан җирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча ит. Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-савапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталыкларын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәте белән гафу кыл. #сулюклино#сафакулево

Теги других блогов: Дога кылу Коръән Зиратка